Михаил Афанасьев «Хокук территориясе» республика конкурсы дипломы белән бүләкләнде

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында "Хокук территориясе» республика конкурсында җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы узды.

Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты.

Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев «Муниципаль район һәм шәһәр округы территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен" номинациясендә өченче урынга ия булып, диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International