«Хакимият ярдәме сизелә»: Зеленодольскийда Эчке эшләр министрлыгының 2022 елгы эшенә йомгак ясалды

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Утырышта ТР Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск районы буенча бүлеге башлыгы Олег Хохорин, Зеленодольск прокуроры Дмитрий Руделев катнашты.

- 2022 елның 12 аенда Зеленодольск районында 2445 җинаять теркәлгән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 45 җинаятькә яки 1,8 процентка кимрәк, - дип билгеләде үз докладында Олег Хохорин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, районның барлык полиция бүлекләрендә дә җинаятьчелек кимегән: «Осиново» полиция бүлегендә 17 фактка (239 дан 222 гә кадәр), «Васильево» ПБдә 25 фактка (367дән 342гә кадәр), «Норлат» ПБдә 22 фактка (135тән 113кә кадәр).

- Шул ук вакытта милеккә каршы җинаятьләр саны артты - кибетләрдән, складлардан, фатирлардан урлау, шулай ук мошенниклык, шул исәптән IT-технологияләр кулланып ясалганнары.

Аларның зур өлеше дистанцион мошенниклык һәм банк счетыннан урлау, китерелгән зыянның гомуми суммасы 90,8 млн. сум тәшкил итте - дип, статистиканы Хохорин китерде.

Наркотикларның законсыз әйләнеше мәсьәләсе аерым контрольдә тора. Төп факторлар булып М-7 Федераль трассасының якынлыгы тора, аның буенча күпләп сатучылар керә. Марий Эл һәм Чувашия республикалары белән уртак чикләр булу үзен сиздерә. 2022 нче елда районда наркотикларның законсыз әйләнеше линиясе буенча барлыгы 219 җинаять теркәлгән. Наркотикларның гомуми авырлыгы 20 килограмм тирәсе иде.

- Зеленодольск районы – республикада иң эре районнарның берсе, халык саны буенча бишенче. Район үсә, киңәя, уңайлык һәм куркынычсызлык яшәү урынын сайлау һәм бизнес алып бару өчен төп факторларның берсе. Полиция хезмәткәрләре үзләренә куелган бурычларны үти дип саныйм. Тулаем алганда, халыкның хокук тәртибен һәм иминлеген тәэмин итү - безнең уртак бурычыбыз, - диде Михаил Афанасьев.

- Хакимият ярдәме сизелә, без моны күрәбез. Тулаем алганда, бүлек эшен без канәгатьләнерлек дип саныйбыз, аерым мәсьәләләр бар, алар буенча эшне көчәйтергә кирәк, - дип йомгаклады Алексей Завгороднев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International