Фестиваль өч этапта уза: муниципаль, зона һәм республика этабы. Милләтенә һәм диненә карамастан, гаилә коллективлары катнаша ала.
Катнашу өчен 25 нче гыйнвардан 5 нче февральгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты архив эше бүлегенә кәгазьдә яки электрон рәвештә нигезлмәдә күрсәтелгән документларны тапшырырга кирәк.
Фестивальнең муниципаль этабы 1 нче мартта уза. Программада милли гаилә ашлары күргәзмәсе һәм гаилә командалары конкурсы узачак. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.