- Безнең район халкының “Ярдәм янәшә!" хәрәкәтенә кушылып, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм мобилизацияләнгән якташларга гуманитар ярдәм җыю буенча керткән өлешен аерым билгеләп үтәсем килә! Бер авыл да, бер генә хезмәт коллективы да, бер гаилә дә читтә калмады.
Без бу эшне бергә дәвам итәбез. Һәм бүген, форсаттан файдаланып, сезгә иманыгыз, ватанпәрварлегегез һәм бердәмлегегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерергә рөхсәт итегез! - диде башлык, Күгеш һәм Норлат авыл җирлекләрендә хисап сессияләре барышында.