26 нче гыйнварда Росреестр архив документларын алу мәсьәләләре буенча Бөтенроссия "кайнар линиясен" үткәрә

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанлылар үз сорауларын 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирә алачак.

 

Шалтыратулар 13 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

 

Кайнар линиягә шалтыратып, сез нинди сорауларга җавап  алачаксыз:

  • Архивтан соралып та “онытылган" документларны кайдан алырга була;
  • Хокуклыкны билгели торган документларның, шулай ук җир төзелешен үткәрү нәтиҗәсендә дәүләт фондыннан алынган документларның күчермәләрен ничек алырга;
  • Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан һ. б. нинди мәгълүмат сорарга мөмкин.

Сезнең сорауларга Татарстан Росреестры һәм «Роскадастр» ППКНЫҢ Татарстан Республикасы буенча филиалы экспертлары җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International