Иҗат командалары һәм укучылар арасында конкурс Зеленодольскдә 3 нче февраль көнне 10:00 сәгатьтә 5 нче гимназиядә узачак.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә урнаштырылган
"Аулак өй" проектына 2018 нче елда шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, Фәйрүзә Мөслимова, Гөлүсә Батталова, Луиза Янсуар, Рәсимә Гарифуллина, Гөлнара Җәлилова һәм башкалар катнашында нигез салынган.
Проектның максаты - укучыларны, үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләре, татар халык уеннары белән таныштыру, төрле буын шагыйрьләре, актив язучылары турында мәгълүмат бирү, иҗади талантларны ачыклау, иҗади лаборатория булдыру.