Психик яктан авыру кешеләр өчен спорт ярышлары Казанда уза, аларда Россия һәм Белоруссия командалары вәкилләреннән 2 меңнән артык атлет катнаша.
Зеленодольск районының волонтерлык үзәге мондый зур вакыйгадан читтә калмады, ярышлар мәйданчыкларында безнең ирекле ярдәмчеләр эшли.