2023 нче ел Россиядә “Педагог һәм остаз” елы дип игълан ителде. Моның хөрмәтенә Норлат авылыннан Миңнуллиннар-Латыйповлар гаиләсе лаеклы ялда булган педагог - хезмәт ветераннары белән җылы очрашу оештырды.
Алар бертуган ике апа - Гөлгенә һәм Гүзәлия, алардан ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНнарның данлы укытучылар династиясе башлана.
Алар 40 ел гомерләрен туган авыл мәктәбендә балаларны тәрбияләүгә һәм укытуга багышлаганнар. Мәгарифтә күпьеллык хезмәте өчен Гыйззәтуллиннар күп тапкырлар Мактау грамоталары һәм исемнәре белән бүләкләнделәр.
Остазларның балалар белән күңелле очрашуы эмоцияләр һәм тормыш хикәяләре белән тулды. Укучылар совет чоры укучылары һәм укытучылары тормышы, совет балаларының хезмәт сөючәнлеге турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр.
Очрашу түгәрәк өстәл артында дусларча чәй эчү белән тәмамланды. Педагогларга авыр хезмәтләре өчен изге теләкләр һәм рәхмәт сүзләре җиткерелде.