Тантаналы чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Комплекс "Зеленодольск" ТОСЭР территориясендә урнашкан һәм компаниянең Идел буендагы төп хабларының берсе булып тора, төзүче- "Ромекс Групп".
- Объект кызыклы һәм җитди. Аның бәясе 2,7 миллиард. Проектка ихтыяҗ зур булуына шик юк. Безнең бөтен статистикабыз бар - ул Озонның республикада бик уңышлы эшләвен раслый, һәм без проектны тулысынча хуплыйбыз. Хәерле сәгатьтә! - диде Рөстәм Миңнеханов.
Инде хәзер үк Татарстанда 22 мең кв.метр мәйданлы Ozon логистик хабының беренче чираты эшли. Комплекс тәүлегенә 350 мең товар эшкәртә ала — шул рәвешле, төбәктә яшәүчеләр икенче көнне үк китереп бирү мәйданчыгының зур ассортиментына керә алалар. 2023 нче елның икенче кварталында комплексның икенче чираты 22 мең кв.метр мәйданда эшләтеп җибәреләчәк.
- Озон компаниясе - " Зеленодольск” сәнәгать паркының иң эре резидентларының берсе. Өченче чиратны төзү һәм эшләтеп җибәрү җирле бизнес өчен яңа үсеш ноктасы булачак. 1573 җирле эшмәкәр үз продукциясен маркетплейсларда сата. Без республика буенча лидерлар өчлегенә керәбез. Әлбәттә, бу яңа эш урыннары. Без, муниципалитет буларак, резидентларыбызга үсештә булышырга әзер, - диде Михаил Афанасьев.
Өченче чират ачылгач, фулфилмент-үзәкнең мәйданы 84 мең кв.метр тәшкил итәчәк, ә бөтен комплексның саклау күләме икеләтә артачак. Өченче чиратны җибәрү 2024 нче ел башында планлаштырылган. Объект мәйданы арту төбәкнең үсә барган ихтыяҗларына җавап бирә — узган елның 9 аенда республикада Ozon заказлары саны елына 2,2 тапкыр арткан. "Ромекс Групп" һәм Ozon ягыннан фулфилмент - үзәкнең өченче чиратына уртак инвестицияләр 3,4 млрд сумнан артты.
- Узган елның 9 ае нәтиҗәләре буенча безнең белән Татарстаннан 8,5 меңнән артык эшмәкәр эшләде инде — шуларның 8,3 меңе товар сата, тагын 250 се — заказ бирү пунктлары агентлары. Без партнерларыбыз саны артуын дәвам итәр дип ышанабыз, — дип ассызыклады Ozon идарәче директоры Сергей Беляков.