2022 нче елда Горький инфраструктурасы дирекциясенең тимер юл аркылы чыгу урыннарында 2021 нче ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны аз гына кимүгә карамастан, вәзгыятьне тулысынча тотрыкландырып булмый әле.
Әмма 13 нче гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, Горький инфраструктура дирекциясе полигонында юл-транспорт һәлакәтләренең 2 очрагы булган. Хәрәкәт итүче күчмә состав йогынтысыннан 4 кеше зыян күрде, шуларның 1се үлем белән тәмамланды.
Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәбе транспорт чараларын йөртүчеләрнең юл аша чыкканда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы булган.
Шәһәр һәм район кешеләреннән тимер юллар янында игътибарлы булуларын, аларны махсус күчешләрдә генә узуларын, балаларга иминлек чаралары турында аңлатуларын сорыйлар.