Рөстәм Миңнеханов "Зеленодольск” сәнәгать паркы резидент-компанияләре эшчәнлеге белән танышты

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Рөстәм Миңнеханов «Зеленодольск» сәнәгать паркы территориясендә урнашкан предприятиеләрдә булды. Әлеге сәнәгать паркы Зеленодольск моношәһәре составына керә, аның территориясендә «Зеленодольск» территориясе алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе эшли.

Рөстәм Миңнеханов «ПромЭнерго» эшчәнлеге белән беренчеләрдән булып танышты. Бу - i-PROM электр энергиясен, газ һәм энергия ресурсларын исәпкә алу системалары, шулай ук электр машиналары зарядлау станцияләре өчен интеллектуаль исәпкә алу приборларын эшләүче һәм җитештерүче Россия компаниясе. 2019 нчы елның маеннан предприятие ТОСЭР резиденты булып тора.

Рөстәм Миңнехановны предприятиеләр эшчәнлеге белән танышу барышында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, АҖ «Сетевая компания» генераль директоры Илшат Фәрдиев, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев озатып йөрде.

Киләсе компания – резидент - "Итле китчен". Бу завод-индивидуаль һәм төркем пакетларында көндәлек диета әзер продуктлар җитештерү кухнясы. 2020 нче елның декабреннән компания «Зеленодольск» ТОСЭР резиденты булып тора. Компания гомуми мәйданы 3 мең кв метрдан артык булган фабриканың ике катлы җитештерү - склад бинасында урнашкан.

Рөстәм Миңнехановны ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина озатып йөрде.

"Дарпикс" компаниясе, тегү һәм детальләрне ультратавышлы беркетү технологиясен кулланып, пациентны һәм медицина персоналын яклау өчен бер тапкыр кулланыла торган кием җитештерү белән шөгыльләнә. "Дарпикс" 2020 нче елның декабреннән ТОСЭР резиденты булып тора. Беренче чират берничә ай элек файдалануга тапшырылган, гомуми мәйданы – якынча 4 мең кв. м.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International