2018 елгы Олимпиаданың көмеш призеры Андрей Ларьков үзебезнең Зеленодольскдә “Маяк " базасында чаңгы академиясен төзү проектының инициаторы булды.
Проектта катнашучыларның нияте буенча «Маяк»ның төп бинасына янкорма – торгызу блогы ясарга планлаштыралар, ул 169,5 млн сумга төшәчәк.
Икенче этап трекны яңарту булачак. План — асфальт катламын яңарту, трассаны 3 кмга арттыру, шулай ук ясалма кар яудыру системасын урнаштыру.
Моннан тыш, «Маяк» та 60 номерлы һәм 120 урынга исәпләнгән биш катлы кунакханә төзергә ниятлиләр.
- Бу бик кыю амбициоз проект, аны гамәлгә ашыру республикада чаңгы спорты үсешенә яңа этәргеч бирәчәк. Андрей талантлы спортчы, ә аның туган шәһәрендә булачак чемпионнарны әзерләү теләге хөрмәткә лаек, - дип саный Зеленодольск мэры Михаил Афанасьев.