Тимер юл кичүе – юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәүне таләп итә торган катлаулы һәм куркыныч юл участокларының берсе.
2023 нче елның 20-22 нче гыйнварында Ижевск инфраструктурасы дистанциясенең 140 км тимер юл кичүендә 398 нче пассажир поезды белән юл-транспорт һәлакәтенең 2 очрагы булган. Аның составы тикшерелде, поезда һәм пассажирлар арасында зыян күрүчеләр табылмады,
Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәбе - транспорт чараларын йөртүчеләрнең юл аша чыкканда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы булган.
Шәһәр һәм район кешеләреннән тимер юллар янында игътибарлы булуларын, аларны махсус кичешләрдә генә узуларын, балаларына иминлек чаралары турында сөйләүләрен сорыйлар.