Сәфәр Норлат балалар йорты каршындагы тәрбиягә алынган гаиләләргә ярдәм хезмәте тарафыннан оештырылган иде. Укучыларга экскурсия үткәрелде, аның барышында “Татар авылы хуҗасы” һәм музей директоры Минедамир Хәлим улы Камальтдинов урта гасыр тормыш рәвеше детальләре турында сөйләде, татар мәдәниятенең һәм көндәлек тормышның төрлелеген күрсәтте. Балалар 100 ел элек татарларның ничек яшәгәнен, йортның ни өчен икегә бүленүен белделәр, иске заманнардагы кебек, "торна" коесыннан су алып карадылар. Таганда атыну һәм атта йөрү балаларны сокландырды. Экскурсия кысаларында крестьян татар йортында булдылар, өйдә чүлмәкчене һәм тимерчене күрделәр, остаханәләр һәм тимерчеләр белән таныштылар, агач мәчеттә булдылар. Программаның кульминациясе - татар мичендә күмердә коймак пешерү буенча мастер-класс булды.