Мобиль җайланмалар, телефоннар, планшетларны без кулдан чыгармыйбыз да диярлек (хәтта төрле урыннарда алардан файдаланабыз), бактерияләрнең һәм вирусларның төп таралу чыганакларыннан берсе - төрле инфекцияләр кузгатучыларның да төп гаеплесе булырга мөмкин.
Ни өчен шулай килеп чыга? Төп сәбәпләр:
- Кәрәзле телефон яки планшет еш кына кулдан кулга тапшырыла, ә телефон хуҗасы аны һәрвакыт чиста кул белән генә алмый;
- мобиль телефон сөйләшкәндә биткә якын китерелә;
гаджетларның күп кенә хуҗалары аларны беркайчан да чистартмыйлар, чөнки аларны бозарга яки зарарларга куркалар;
- Күпләр кәрәзле телефоннарны яки планшетларны үзләре белән бәдрәфкә ала – бу урын төрле инфекцияләрнең төп таралу урыны булып тора.
Мобиль җайланма грипп кузгатучыларны һәм башка вируслы респиратор инфекцияләрен таратучы буларак, мәсәлән, COVID-19 аеруча мөһим роль уйнарга мөмкин.
Инфекциядән ничек котылырга?
1. Кул гигиенасын төгәл үтәргә кирәк - җәмәгать урыннарына һәм бәдрәфкә баргач, кулларны 20 секунд эчендә яхшылап юарга, аннары бер тапкыр кулланыла торган кәгазь сөлге белән корытырга кирәк. Үзең белән антисептик салфеткалар яки сыек кулланмалар (гельләр, спрейлар һ. б.) йөртү бик тә максатка ярашлы. Алар белән кулларны юу мөмкинлеге булмаганда да чисталыкны сакларга мөмкин.
2. Телефонны даими рәвештә антисептик чаралар белән эшкәртергә, бигрәк тә гаджет өслекләрен. Әгәр чехол бар икән - аны эшкәрткән вакытта алып торырга һәм шуннан соң гына эшкәртергә кирәк (ә гомумән аннан башка эшләү яхшырак).
Грипп һәм ОРВИ вируслары белән көрәшү өчен (һәм коронавируслар белән) салфеткалар һәм гельләрне спирт нигезендә куллану яхшырак.
Телефонны яки планшетны җәмәгать урыннарында, җәмәгать транспортында булганнан соң һәрвакыт эшкәртергә кирәк. Һәм, әлбәттә, эш көне тәмамлангач ук.