Грипп һәм ОРВИ сезонында торак биналарда, мәсәлән, фатирда яки шәхси йортта җыештыруга аерым игътибар бирергә кирәк.
Нәрсәдән башларга?
Барлык бүлмәләрдә тузанны даими сөртеп торырга кирәк. Чүпләр көтелмәгән урыннарда - мәсәлән, диван астында яки шкаф артында булырга мөмкин. Сабын белән юарга яки җиһазларны: шкафларның, тумбочкаларның һәм комодларның ишек тоткаларын һәм өслекләрен дезинфикацияләү чаралары белән эшкәртергә. Җыештыру вакытында шулай ук сүндергечләрне дә антисептиклы салфетка белән сөртергә киңәш ителә. Шулай ук өстәл өсләре һәм журнал өстәле өслекләре, урындыкларның аркаларын да онытырга ярамый.
Җыештыруны ничек дөрес тәмамларга?
Чистарту-җыештыру эшен ванна һәм санузел бүлмәсе белән тәмамларга кирәк.
Санузелны җыюны түбәндәгечә башкарырга кирәк:
Санузелдан барлык артык әйберләрне чыгарырга, шкафларны бушатырга кирәк. Косметик чараларны ваннадан чыгарырга. Идәндәге келәмнәрне кагып чистартырга яки юарга киңәш ителә. (Аларны даими рәвештә юарга кирәк);
Бүләмне бушатканнан соң, тәрәзәләрне ачыгыз яки, барлыкка килгән конденсат өслекләрдә утырмасын өчен, вентиляцияне кабызыгыз.
Аннары кирәкле чүпрәк һәм юу чаралары әзерләргә кирәк. Кислоталары булган каты щеткалар һәм химик чараларны кулланырга киңәш ителми, чөнки алар өслекләргә зур зыян китерә һәм аларны тырный алалар;
Иң элек бүлмәнең өске почмакларыннан тузанны җыеп алырга кирәк;
Тузаннан яктырту приборларын дымлы чүпрәк белән сөртергә;
Плитканы өстән-аска юу өчен махсус дезинфекцияләүче чара белән юарга;
Ишек һәм ишек тоткаларын эшкәртү мәҗбүри. Шулай ук шкаф эчләрен һәм шкаф тоткаларын эшкәртү зарур. Сабын эремәсе яки дезинфекция чарасы белән эшкәртергә кирәк;
Пычранган бусагага аерым игътибар итегез.
Аннары көзге өслекләрен чистартыгыз. Таплар калмасын өчен, спиртлы матдәләрне кулланырга тәкъдим итәбез;
Ванна, унитаз һәм юынгычларны ванна өчен махсус юу чарасы һәм бактерицид юу сыеклыклары ярдәмендә җентекләп юыгыз;
Идән юу өчен махсус идән өчен кулланыла торган дезинфекция чарасы кулланырга кирәк, бигрәк тә сантехника урнашкан почмакларны онытмагыз.
Барлык чистрату эшен башкарганнан соң бүлмәләрне җилләтегез.
Эш тәмәмамлаганнан соң алынган җиһазларны кире үз урыннарына куегыз, сөлгеләрнең чисталарын элегез.
Җыештыру тәмамланган соң кулларыгызны антисептик белән эшкәртергә кирәк. Антисептик булмаганда, кулларны 15-20 секунд дәвамында сабын белән яхшылап юарга кирәк.
Җыештыруны еш башкарырга кирәкме?
Генераль җыештыруны бәйрәмнәрдән соң, күп санлы кунаклар кабул ителгәннән соң, ә грипп һәм ОРВИ чорында ике атнага бер тапкыр уздырырга тәкъдим ителә.
Торак биналарда даими рәвештә дымлы җыештыруны Роспотребнадзор атнага бер-ике тапкыр уздырырга киңәш итә.
Моннан тыш, Роспотребнадзор җыештыру уздырганда елына ике тапкыр шторларны юарга киңәш ителә, дип искә төшерә. Тәрәзәләрне елга ике тапкыр язын һәм көзен юарга кирәк, әгәр алар ишек алдына чыксалар, елга дүрт тапкыр юарга кирәк.
Исән булыгыз!