Татарстанда балалар бакчалары, медицина учреждениеләре һәм фермер хуҗалыклары саны артты

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

2022 нче ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Росреестры тарафыннан күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына шундый 60 объект турында мәгълүмат кертелде. Алар барысы да кыска вакыт эчендә рәсмиләштерелде.

Шулай итеп, ведомство тарафыннан 15 күчемсез милек объекты кадастр исәбенә куелган. Алар арасында 1510 урынга исәпләнгән 7 балалар бакчасы бар. Иң зур белем бирү учреждениесе – 330 урынга - Казанда, "Новые Горки" торак комплексында урнашкан. 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы - Совет районының "Лето" торак комплексында һәм 140 урынга исәпләнгән Константиновка бистәсендә төзелде.

Узган ел 220 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре Казанның Шәһәр яны районнарында да төзелде: Биектау районының Эстачи авыл җирлегендә һәм Питрәч районындагы 2 балалар бакчасында – «Светлый» торак комплексында һәм Богородское авылында. Шул ук күләмдәге урыннарга исәпләнгән балалар бакчасы Чаллыда, "Притяжение" торак районында да барлыкка килде.

Сәламәтлек саклау өлкәсе модульле технология буенча өч фельдшер-акушерлык пункты белән тулыланды: алар Әгерҗе районы, Алабуга районы Гари һәм Минзәлә районының Тауасты Тәкермән авылларында барлыкка килде. Ә Яңа Шигали авылында "Усадьба Царево” торак комплексы территориясендә гомуми практика табибы офисы ачылды. 

Шулай ук 2022 нче елда мәдәният һәм спортны үстерүгә юнәлдерелгән яңа объектлар ачылды. Мәсәлән, Минзәлә районының Коноваловка авылында һәм Кукмара районының Аш-Бузи авылында «Мәдәният» милли проекты буенча төзелгән авыл мәдәният йортлары кадастр исәбенә куелды. 

Моннан тыш, Чаллыда бер спорт-сәламәтләндерү комплексы арткан.

«Торак төзелеше яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру өчен кирәкле социаль инфраструктура төзелеше белән бергә алып барылганда гына уңай. Узган елда Татарстан Росреестры социаль әһәмияткә ия 15 объектны кадастр исәбенә алды. Аларны эксплуатацияләгәнче, әлеге объектларны кадастр учетына куярга һәм хокукларны теркәргә кирәк. Бу процедураларның барысы да безнең ведомство тарафыннан үз вакытында, кисәтүләр булмаган очракта, максималь кыска вакыт эчендә башкарыла», - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестр җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Нияз Галиәкбәров.  

Авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә килгәндә, узган ел Татарстан Росреестры 16 ферманы кадастр исәбенә куйды. Иң зуры – 1795 башка исәпләнгән - Балтач районының Иске Салавыч авылы янында. Алар арасында мини-фермалар һәм урта фермалар, сөт һәм ат үрчетүчеләр бар. Аларның үсеше белән гаиләләр яки аерым хуҗалыклар шөгыльләнә. 

Шулай ук 2022 нче елда Татарстан Росреестры тарафыннан 18 сыер абзары, өчәр ат һәм бозау абзарлары кадастр исәбенә куелган. Объектлар арасында шулай ук кошчылык һәм умартачы йорты, Апас районында урнашкан балыкчылык комплексы бар. Узган ел Татарстанда шундый 45 объект турындагы мәгълүматларны ЕГРНга керттеләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта республикада 4011 крестьян-фермер хуҗалыгы бар, шул исәптән Казанда һәм Чаллыда-368.

 "Республикада, гадәттәгечә, авыл тормышына аерым мөнәсәбәт, халыкның эшлекле активлыгын күтәрү тора. Узган ел барлык категория хуҗалыклар буенча авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 333,5 млрд. сум тәшкил итте. Бу узган ел белән чагыштырганда 25,6% ка күбрәк. Авыл хуҗалыгы оешмаларында продукция җитештерү 41,6% ка, фермер хуҗалыкларында – 35,3% ка, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда – 3,9% ка артты», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International