Зеленодольский укучы­сы Әмирә Алимова үзе­нең гаилә истәлекләре турында сөйләде

2023 елның 17 феврале, җомга

"Күпчелек гаиләләрнең мирас итеп сакланган үз истәлекләре бар. Минем гаиләмдә дә шундый әйбер бар. 100 ел чамасы буыннан-буынга күчеп килә торган​ ике беләзек ул. Аларның тарихы бик гади түгел.

Әбушаевлар нәселеннән булган ата-бабаларым Сембердә яшәгән. Совет хакимияте елларында аны Ульяновск дип үзгәртәләр, чөнки бу шәһәрдә Владимир Ленин (Ульянов) туган.

1920-нче еллар ахырында СССРда кулакларга каршы көрәш​ башлана. Бай кешеләрдән дәүләт файдасына мөлкәт һәм кыйммәтле әйберләрен​ тартып​ алганнар.​ Минем әбием Зәләйха ире Солтан белән бик бай кешеләр булалар. Милекләоен конфискацияләмәс өчен, алар бөтен байлыкларын яшереп, Урта Азиягә качалар.

Күпчелек җәүһәрләр, аларның милеге кебек, таланган. Ләкин Зәләйха кызларына бүләк ясап калдыра – ул​ гарәп телендә үз исемнәре язылган​ көмеш беләзекләр.

Шул вакыттан башлап беләзекләр безнең гаиләдә хатын-кызлар линиясе буенча тапшырылып бара.​ Фотодагы беләзекләрнең берсе-минеке, ә икенчесе-апамныкы. Без үз чиратыбызда аларны үзебезнең балаларыбызга тапшырачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International