Татарстан Росреестры кадастр инженерлары өчен туры эфир уздырачак

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Иртәгә, 21 февральдә 10.00 сәгатьтә, күчемсез милек базарында катнашучылар – кадастр эшләрен башкаручылар өчен «Вконтакте» да чираттагы туры эфир узачак.

Туры эфир вакытында җир кишәрлекләре мәсьәләләре буенча сорауларга җавап бирелер.  Нәкъ менә:

- Әгәр ЕГРН белешмәләрендә җир кишәрлегенең бер өлеше турында мәгълүматлар булса, җир кишәрлегенең бер өлеше төзелү сәбәпле әзерләнгән межа планында ничек дөрес күрсәтергә?

- Кадастр эшләрен башкарганда, ЕГРН мәгълүматлары буенча, торак пунктлар һәм муниципаль берәмлекләр чикләре үзара кисешү ачыкланса, межа планын ничек дөрес формалаштырырга?

-266-ФЗ дагы үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң, 1 марттан ЗУ (ФИО, арендатор) хокук ияләре турында белешмәләрне ничек алырга мөмкин булачак?

- Җир кишәрлеген үзгәртү нәтиҗәсендә алынган мәгълүматларның дәүләт фонды материалларын кайдан һәм ничек алырга?

Бу һәм башка сорауларга Татарстан Росреестр җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Нияз Галиәкбәров аңлатмалар бирәчәк. 

«Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе» үзеннән-үзе көйләнә торган оешманың һөнәри эшчәнлеген контрольдә тоту бүлеге башлыгы Адилә Мифтахова туры эфир үткәрә.

Туры трансляциягә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең https://vk.com/rosreestr16 Вконтакте рәсми төркемендә кушылырга мөмкин булачак. Сорауларыгызны хәзер үк безнең хәбәрчебезгә юллый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International