Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты "Обнимама" бренды астында 300 миллион төргәк товар чыгарды

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Быел Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының «Обнимама» балалар туклануы брендына 5 ел тулды. Бу вакыт эчендә сабыйлар өчен Обнимама һәм этикеткасында Обнимашка филләре белән 300 миллион төргәк продукция җитештерелгән. Иң популяр продуктлары булып A, С һәм D витаминнары белән баетылган җиләк-җимеш эремчекләре тора. 2022 елда алар 26 млн нан артык төргәк сатылган.

2018 елда ребрендинг булды һәм элеккеге "Балалар өчен"  бренды урынын Обнимама алды. Шулай ук җайлаштырылган стерилизацияләнгән "Грудничок" сөт катнашмасының исеме дә үзгәрде. Хәзер сөт катнашмалары ультрапастеризацияләнгән җайлаштырылган кушылмалар балаларның беренче көннәреннән үк куллану өчен "Адамилк-1" һәм 8 айлык балалар өчен "Адамилк-2" дип атала.

Бүгенге көндә продукция Татарстанның, Башкортстанның, Чувашия һәм Марий Республикаларының, Оренбург, Түбән Новгородның, Мәскәүнең, Самараның, Тольяттиның, Ульяновскның 4700 сәүдә ноктасында тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International