Быел «Стройда төз, сугышта көчле» конкурсында 8-11 сыйныф укучыларыннан торган 16 команда катнашты.
Конкурста катнашучыларны Зеленодольск районы башлыгы исеменнән мәгариф идарәсе башлыгы Рәисә Афанасьева сәламләде, аларга җиңү теләде һәм якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
Жюри таләпчән әзерлекне, командаларның дөрес үтәлешен, тантаналы марш белән үтүне, тигезлекне бәяләде.
Һәр команда югары әзерлекле булуын күрсәтте.