Салым түләүчеләр ЕНС сальдо чагылышының корректлылыгы белән килешмәгәндә, тискәре сальдо буенча түләтү кулланылмаячак. 1 нче мартка кадәр салым органнары мондый затлар белән шәхси чагыштырулар үткәрәчәк. Моның өчен аларга сальдо белән риза булмау мәсьәләсе буенча үз инспекцияләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бу чара 2023 нче елга кадәрге хисап чорына салым бурычларын түләгәндә хаталар җибәргән кешеләргә кагыла. Бу салым органнары һәм салым түләүчеләр арасында яңа элемтә системасын кертү, яңа түләү кагыйдәләре һәм Бердәм исәпләү сальдосын формалаштыру белән бәйле конфликтларны бетерергә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, 2023 нче елның 1 нче маена кадәр һәм 2023 нче елның декларация кампаниясе тәмамланганчы, салымнарның исәпләнгән суммалары, салымнар, җыемнар, иминият взнослары буенча алдан түләүләр турында белдерүләр тапшырмаган өчен салым җаваплылыгына тарту туктатылды.