Татарстанда күчемсез милекне рәсмиләштергәндә электрон мөрәҗәгатьләр саны 1,6 тапкырга арткан

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Агымдагы елның беренче аенда Татарстан Росреестрына исәпкә алу-теркәү гамәлләренә 47 меңгә якын гариза кергән инде. Бу узган ел белән чагыштырганда 5,7 меңгә күбрәк.

Татарстан Росреестрында әйтүләренчә, шул ук вакытта электрон мөрәҗәгатьләр саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 62% ка арткан! Әйтик, агымдагы елның гыйнварында күчемсез милек объектларының кадастр исәбенә куелу һәм хокукларын теркәү өчен 27 меңнән артык онлайн-гариза алынган. Бу күрсәткеч узган елның шул ук чоры нәтиҗәсеннән 1,6 тапкырга артыграк, ул вакытта Татарстан Росреестрына шундый 16,7 мең гариза килгән иде.

Электрон рәвештә килгән мөрәҗәгатьләрнең 2,5 меңгә якыны-банкларның кредит средстволарын җәлеп итеп, ипотеканы теркәүгә кергән гаризалар. Беренче ай нәтиҗәләре буенча мондый ипотекаларның 96% (2 368) Татарстан Росреестры тарафыннан бер көндә теркәлгән.

"Узган елдан башлап, Татарстан Росреестрына онлайн-форматта барлык документларның яртысыннан артыгы килә. Быел бу күрсәткеч 57% тәшкил итте. Мөрәҗәгатьләрнең электрон сервислар аша сизелерлек артуы гариза бирүчеләребез, бигрәк тә дәүләт хакимияте органнары, шулай ук күчемсез милек базарында профессиональ катнашучылар, аерым алганда, банк берләшмәсе, төзүчеләр, кадастр инженерлары белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Әмма 2024 елда электрон форматта мөрәҗәгатьләрнең 60% ы килергә һәм нибары 40% ы КФҮ аша бирелергә тиеш», - дип шәрехләде Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Ведомство вәкиле шулай ук хәбәр иткәнчә, 2024 елның 1 гыйнварыннан юридик затлар белән электрон хезмәттәшлеккә тулысынча күчү планлаштырыла, барыннан да элек, сүз төзүчеләр турында бара. Бу вакыттан башлап, төзүчеләр кыска вакыт эчендә үзләрендә калган биналарны гына түгел, өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын да теркәүне сорап мөрәҗәгать итәргә тиеш булачак, дип өстәде Лилия Борһанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International