2 нче мартта 21 сәгатьтән 3 нче мартның 10 сәгатенә кадәр табигать торышындагы үзгәрешләр турында кисәтү

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

3 нче март иртәсендә Зеленодольск районы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:

Томан вакытында:

Әгәр дә сез табигатьтә булганда томанның куеруын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен тиешле чаралар күрергә тырышыгыз.

Томан барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыра. Автомобильдә томан вакытында хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре алда баручы транспорт белән бәйле була. Томанның ераклыкны тиешенчә күрсәтмәвен исәпкә алу мөһим – гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү урынлы.

Каты тормоздан сакланырга кирәк: кирәк булса тизлекне акрын гына киметү сорала. Тормоз педалына берничә тапкыр басып алыгыз, шулай итеп сез арттан килгән машина йөртүчеләргә кисәтүче сигнал биргән булырсыз. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, саклык чараларын күрү кирәк.

Мөмкин булса, ерак юлларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән кичү урынында гына узарга киңәш ителә. Трассаны хәрәкәт итүче транспорт алдында узмаска, чөнки тайгак юл өслеге аркасында машинаның тормоз юлы сизелерлек арта. Яктылык кайтаргыч киемнәрдән яисә элементлардан файдаланырга тырышыгыз. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International