Кичә Казанда Татарстан Республикасы яшьләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.
Коллегия барышында муниципаль яшьләр сәясәте оешмаларына социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруга грантлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр, шул исәптән Зеленодольск районы да.
ТР яшьләр министрыннан 3 миллион сумлык сертификатны ЗМРның яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Веста Калистратова алды.
- Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьевка һәрьяклап ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәм, безнең яшьләр оешмалары иң яхшылары, активлары һәм талантлылары! - дип билгеләп үтте Веста Владимировна.