Зеленодольскийда "Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез" фестиваленең муниципаль этабы узды

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Чарада 6 гаилә катнашты: Олы Күлбаш авылыннан - туган авылны һәм гаилә традицияләрен саклаучы Исмәгыйлевлар гаиләсе, таҗик диаспорасының якты вәкилләре - Бобокалоновлар гаиләсе, күпмилләтле гаилә – Латыйповлар гаиләсе, мәктәпкәчә яшьтәге гаилә төркемендә балалар тәрбияләүче зур һәм иҗади гаилә - Нуруллиннар гаиләсе,  Серго исемендәге заводның хезмәт династиясе - Мельниковлар  һәм Хәбибуллиннар гаиләләре.

Чарада ЗМР Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Александр Старостин да булды.

Гаиләләр үзләренең традицион ризыкларын һәм костюмнарын тәкъдим иттеләр, нәселләре турында матур чыгышлар күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International