Бүген Зеленодольск районы башлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән берлектә Осиново бистәсендә булды, анда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча яңа күп профильле поликлиника төзелә. Медицина учреждениесе янында мәдәният һәм спорт учреждениеләре төзү планлаштырыла.
Матур төсләрдән торган бина, уңайлы территория – яңа поликлиника балалар һәм өлкәннәргә хезмәт күрсәтәчәк. Биредә ашыгыч медицина ярдәме станциясе, көндезге стационар, даруханә һәм балалар өчен сөт ризыклары өләшү пункты урнашачак.
Үзенең клиник-диагностика лабораториясе дә барлыкка киләчәк. Әгәр элек биоматериалларны тикшерү өчен Васильево һәм Зеленодольскгә илткәннәр икән, хәзер кирәкле манипуляцияләрне урында үткәрә алачаклар.
- Безнең өчен бу мөһим проект, аны гамәлгә ашыру күбесенчә республика җитәкчелеге ярдәмендә мөмкин булды. Осиновода яшәүчеләр саны елдан-ел арта бара, бүген инде ул 18 меңгә якын кеше. Безнең бурыч – социаль инфраструктура булдыру һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Бу поликлиника Зеленодольск районында иң заманча поликлиникаларның берсе булачак. Шулай ук медицина хезмәткәрләре һәм социаль инфраструктура объектлары – балалар сәнгать һәм бассейн мәктәбе өчен торак төзү планлаштырыла, – диде Михаил Афанасьев.
Фасадны тышлау инде тәмамланган, эчендә стеналар, идәннәр, тәрәзәләр, ишекләр куелган, керү төркемнәре әзер. Электр, су бар, вентиляция системасы һәм җылылык белән тәэмин итү системасы эшли. Бүлмәләрне чистарту дәвам итә. Поликлиниканы быел ачачаклар.