Бүген «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Тантана Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды.
"Бүген без республикабызның агросәнәгать комплексы эшенә йомгак ясыйбыз. Авыл хуҗалыгы-авыр һәм бик мөһим хезмәт. Бу эш белән елына 365 көн дәвамында: игенчелекне, терлекчелекне үстерү, башка мәсьәләләр белән шөгыльләнергә кирәк. Районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре хезмәтләренең оперативлыгы да-безнең сыйфатлы эшебездә кирәкле элемент", - дип ассызыклады Раис.
Район авыл хуҗалыгы идарәләренә барлыгы 43 машина тапшырылды.