10 нчы мартта 18 сәгатьтән 11 нче мартның 18 сәгатенә кадәр табигать торышындагы үзгәрешләр турында кисәтү

2023 елның 10 марты, җомга

10 март кичендә һәм 11 март төнендә һәм көндез Зеленодольск районы территориясендә:

юлларда көчле бозлавык;

          10 март кичендә һәм 11 март төнендә 15-20 м/с кадәр көчле көнбатыш, төньяк-көнбатыш җил, локаль рәвештә 22 м/с кадәр көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Җил көчәя барганда:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмаска кирәк.

2. Әгәр дә көчле җил вакытында сез урамда булсагыз,  җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында сыенырга киңәш итәбез. Йортларның диварлары янында көчле җилдән качмаска кирәк, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук төзелеп бетмәгән биналарга, җәмәгать транспорты тукталышларына да кагыла.

3. Урамда  юл билгеләре, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында басып торырга ярамый, шулай ук алар янәшәсендә автотранспортны да калдырырга тырышмагыз – җил белән бәреп төшерелгән ботак зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якынлашу куркыныч.

6. Өске кат тәрәзәләреннән ватылган пыяла төшүе куркынычы булырга мөмкин, шулай ук түбә һәм декоратив элементларның җил белән өзелеп төшүе мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында тагын да куркынычрак.

7. Барлык йорттагы тәрәзәләрне тыгызлап ябарга кирәк, төшү куркыныч булган әйберләрне балконнан алып кую хаерле.

8. Торак яки эш бүлмәләрендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Бозлавык вакытында:

Шоферлар машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозга басудан сакланырга тиеш. Кирәк булса, тукталыш тизлеген акрын гына киметергә кирәк. Тормозга басканда тормоз педалына берничә тапкыр басып алып, шуның белән сезнең артта хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал булачак. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, көпчәкләрнең торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптик приборлар да эшли торган булырга тиеш. Тукталышларда күренүчәнлекне арттыру өчен махсус жилетлардан файдаланырга киңәш ителә.

Мөмкин булганча ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына узарга киңәш ителә. Хәрәкәтләнүче транспорт алдыннан йөгереп узмаска, чөнки тайгак юл өслеге аркасында автомобильнең тормоз юлы сизелерлек арта. Транспорт агымы юнәлешендә генә барыгыз. Җәяү йөрүчеләр яктылыкны кире кайтаручы элементларны киемнәрегезгә беркетергә онытмагыз. Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз!

Һәр бәла – каза булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләр чакыруының бердәм номерына - «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International