Ярышларда Зеленодольск, Осиново, Молвино, Күгәй һәм Түбән Урысбагадан 11 авырлык категориясендә 50дән артык көрәшче катнашты.
Турнирны оештыручылар спортчыларның осталыгы һәм әзерлеге елдан-ел арта баруын билгеләп үттеләр. Һәр авырлык категориясендә киеренке көрәш барды.
Зеленодольск Сабантуе батыры, көрәш буенча дөнья чемпионы, Көрәш спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Фирдүс Зәйнуллин ярышларның баш судьясы һәм мактаулы кунагы булды.
Ярышларның абсолют батыры Осиноводан Илназ Бабажанов булды.