Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы 2023 елда яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга физик затларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү буенча конкурс заявка кампаниясен 2023 елның 15 мартына кадәр озайту турында хәбәр итә.
Конкурсның максаты - проектларга ярдәм итү, яшьләрне Татарстан Республикасының социаль һәм икътисадый тормышында актив катнашуга җәлеп итү, яшь гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыру. Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь кешеләр катнаша ала. Конкурсның гомуми фонды - 7 млн сум. Конкурста җиңүчеләр яшьләр сәясәте өлкәсендәге проектны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр грант рәвешендә ярдәм алачак. Конкурс 14 номинация буенча уздырыла. Конкурска гаризалар 2023 елның 15 мартына кадәр «Минем субсидияләр» мәгълүмат системасы аша кабул ителә https://subsidiya.tatarstan.ru/landing.