Ул Татарстан Республикасы Яшьләр министры урынбасары вазыйфасына билгеләнде.
Денис Лулаков сәяси карьерасын 2017 нче елның августында Татарстанның иң зур поселогы - Васильево башлыгы вазифасыннан башлый. Район мәдәният идарәсен җитәкли, ә 2019 нчы елдан ЗМР Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшли.
- Денис Владиславович һәрвакыт тырышлыгы, җаваплылыгы һәм уңай энергиясе белән аерылып торды! Ул Зеленодольск районы үсешенә зур өлеш кертте һәм киләчәктә Татарстан Республикасы файдасына хезмәт итәчәгенә ышанам. Аңа яңа профессиональ уңышлар телибез! - дип билгеләп үтте муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев.