2023 елның 14 нче марты кичендә, 15 нче мартның төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-18 м/с кадәр көчле көньяк-көнбатыш җил көтелә.
Җил көчәя барганда:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмаска кирәк.
2. Әгәр дә көчле җил вакытында сез урамда булсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында сыенырга киңәш итәбез. Йортларның диварлары янында көчле җилдән качмаска кирәк, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук төзелеп бетмәгән биналарга, җәмәгать транспорты тукталышларына да кагыла.
3. Урамда юл билгеләре, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында басып торырга ярамый, шулай ук алар янәшәсендә автотранспортны да калдырырга тырышмагыз – җил белән бәреп төшерелгән ботак зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якынлашу куркыныч.
6. Өске кат тәрәзәләреннән ватылган пыяла төшүе куркынычы булырга мөмкин, шулай ук түбә һәм декоратив элементларның җил белән өзелеп төшүе мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында тагын да куркынычрак.
7. Барлык йорттагы тәрәзәләрне тыгызлап ябарга кирәк, төшү куркыныч булган әйберләрне балконнан алып кую хаерле.
8. Торак яки эш бүлмәләрендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Игътибарлы һәм сак булыгыз! Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урынында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Юлның тайгак булуы аркасында автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына барырга киңәш ителә. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә кирәк.