Ел саен Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика территориясендә экология, табигый байлыкларны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына игътибар җәлеп итү максатыннан «Җир сәгате» экологик акциясен үткәрә.
Шуңа бәйле рәвештә, муниципаль берәмлекләр карамагындагы территорияләрдәге оешмаларга һәм предприятиеләргә әлеге акцияне үткәрүне хупларга һәм 2023 елның 25 мартында шимбә көнне 1 сәгатькә (20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр) административ биналардагы архитектура-декоратив һәм дежур яктыртуны, шулай ук гражданнарның тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итү белән бәйле булмаган башка объектларны яктыртучы электр җайланмаларын сүндерергә тәкъдим итәбез.