Бүген Кече Ключи авылындагы «Хан усадьбасы» коттедж поселогында Әхмәтбай Хөсәенов исемендәге яңа мәчет төзелеше башлану тантанасы булды. Авылда мәчет кенә түгел, ә уку биналарын үз эченә алачак комплекс төзү планлаштырыла.
Чарада Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
Бүген безнең өчен бу олы бәйрәм. Монда элек бер генә мәчет тә булмаган, кешеләр аның килүен бик көткәннәр. Изге Рамазан ае алдыннан бу зур бүләк. «Хан йорты» компаниясенә, җитәкче Ильяс Гыймадовка игелек һәм районыбыз файдасына бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерәм, - диде муниципалитет башлыгы.
Мәчеткә танылган татар мөселман меценаты Әхмәтбай Хөсәенов исеме биреләчәк. Төзелешне 2024 елда тәмамларга планлаштыралар.
Проектның бәясе 26 миллион сум тирәсе.