Зеленодольск 3 нче спорт мәктәбе командасында катнашучылар Татарстан Республикасының футбол буенча кышкы беренчелегенең бронза призерлары булдылар

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Түбән Камада "Чулман Арена" футбол манежында финал этабы матчлары белән Татарстан Республикасының 2011 елгы балалар командалары арасында футбол буенча кышкы беренчелеге тәмамланды.

Безнең егетләр, "Нефтехимик" (Түбән Кама) һәм "Рубин" (Казан) кебек танылган командаларга бирелеп, йомгаклау зачетында өченче булдылар.

3нче спорт мәктәбе уенчысы Ранель Гатауллин беренчелекнең иң яхшы уенчыларыннан берсе буларак билгеләп үтелде.

Безнең спортчыларны һәм аларның тренеры Дмитрий Евгеньевич Кондратьевны кышкы сезонның яхшы тәмамлануы белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International