Зеленодольск районы Норлат авылының тәрбиягә алынган гаиләләреннән балалар Иннополисның IT-паркында булдылар

2023 елның 24 марты, җомга

Балалар шәһәр буйлап йөрделәр, Россиянең беренче IT-югары уку йортында, Иннополис Университетында, шулай ук технопаркта булдылар.

Экскурсиядә катнашучылар цифрлы күнекмәләрне үстерү һәм веб-дизайн буенча мастер-класс үттеләр.

Искәртеп узабыз, Зеленодольскдә IT-парк төзелеше дәвам итә һәм якын киләчәктә балалар аның даими кунаклары була алачак

Зеленодольск районы тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы җитәкчесе Раиса Миңнуллина Казанның "Трамплин" ФН кураторларына һәм Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьевка сәфәр оештырганнары өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International