Бу күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8% ка арткан. Алар арасында кадастр исәбенә бирелгән гаризалар саны 50% ка арткан, ведомствога 15 меңгә якын шундый мөрәҗәгать килгән.
Шул ук вакытта Татарстан Росреестрына электрон рәвештә 55 меңнән артык гариза килгән, бу узган ел белән чагыштырганда 44% ка күбрәк.
Шулай ук быелның беренче ике аенда Росреестр тарафыннан 15 меңнән артык ипотека теркәлгән, бу узган елгы күрсәткечтән 11% ка кимрәк. Татарстанлылар еш кына торак биналарга (7 меңнән артык) һәм җир кишәрлекләренә (5 меңнән артык) ипотека рәсмиләштергәннәр.
"Татарстан Росреестры хезмәт күрсәтү срокларын кыскарту өстендә даими эш алып бара, шул исәптән нотариуслар, төзүчеләр һәм күчемсез милек базарының башка профессиональ катнашучылары белән тулы электрон хезмәттәшлеккә күчү юлы белән. Мәсәлән, җирле үзидарә органнары белән бу күрсәткеч 100% ка җиткән. Без шулай ук банклар белән багланышларга аерым игътибар бирәбез, алардан килгән барлык документларның 89 проценты электрон рәвештә килә, һәм аларның 96 процентын Росреестр 24 сәгать эчендә теркәп бара», - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
Хисап-теркәү чараларына килгәндә, каралган чорда 177 мең хокук теркәлгән (+12%). Шул исәптән татарстанлылар 47 меңгә якын торак бинага (+4%) һәм 31 меңнән артык җир кишәрлегенә (+6%) хокук теркәгән.
"Хокукларны теркәү өчен мөрәҗәгатьләрнең күп булуы республиканың күчемсез милек базарында югары динамиканы раслый. Күбрәк гражданнар үз вакытларын экономияли һәм документларны Росреестрга электрон рәвештә тапшыру мөмкинлегеннән файдалана. 2021-2022 елларда күчемсез милек белән килешүләрнең актив үсеше күзәтелде, шуңа күрә бераз кимү булырга мөмкин», - диде Татарстан Республикасы риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садреев.