ТР Икътисад министрлыгы агымдагы елның 21 мартыннан 26 декабренә кадәр «Халыкның милли проектларны гамәлгә ашырудан канәгатьлек дәрәҗәсе» дигән социологик тикшеренү үткәрү турында хәбәр итә.
Сораштыру республикада милли проектларны гамәлгә ашырудан халыкның мәгълүматлылыгын һәм канәгатьлеген өйрәнү максатыннан үткәрелә.
Социологик тикшеренү дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталының кире элемтә платформасында урнаштырылган онлайн-сораштыру үткәрү юлы белән башкарыла. Сораштыруны барлык муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының рәсми сайтларында урнаштырылган “Минем киләчәгем. Минем сайлау” сылтамасы буенча үтәргә мөмкин. (https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/354396/)
Сораштыруда төрле эшчәнлек өлкәләре вәкилләре булган гражданнар (укучылар, студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр, җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр, хәрбиләр, пенсионерлар, эшсезләр һ.б.) катнаша ала.