Зеленодольск районында боз астына төшеп киткән этне коткарганнар

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә Атлашкино районында Волга елгасы култыгында боз астына эт төшеп китүе турында сигнал килде. Зарлы ыңгырашуны үтеп баручы ир-ат ишеткән.

Урынга Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан Эзләү-коткару отряды һәм Зеленодольск Осводы хезмәткәрләре килде.

Этне бозлы судан чыгарып, коткаручыга тапшырганнар. Руслан яңа дустын җылытырга һәм ашатырга дип алып кайтып киткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International