Михаил Афанасьев: "Ярты гасырлык су басу тарихын 2023 елда калдырыйк»

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

      Зеленодольск районы башлыгы Татарстанның Танай авылында су саклау дамбасын төзүгә кирәкле барлык әйберләрне әзерләргә кушты.

Ел саен яз җитү белән Кубня елгасы су белән тула һәм ярларыннан чыга. Хуҗалык корылмалары да су астында кала.

Кичә суның күтәрелү пигы 5.30 м теркәлгән. Бер тәүлектә су 5 см. киткән, аның дәрәҗәсе төшә башлаган. Якшәмбе көнне Идел дә боздан азат ителә башлый, сулыклар арасында су алмашу җайга салына. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре фикеренчә, бүген Татар Танае авылында яшәүчеләргә бернинди дә куркыныч янамый.

Озак еллар, җирлекнең үзенчәлекле рельефы аркасында, Кубняның агып китүен булдырмауның бердәнбер юлы булып дамба төзелеше кала. Ниһаять, быел 90 млн.сумлык су саклау корылмасы төзелә башлаячак.

- Ярты гасырлык су басу тарихын 2023 елда калдырыйк. Эшләрне башлау өчен кирәкле бар нәрсәне әзерләргә куштым, контрольне шәхсән алып барачакмын, - диде муниципалитет башлыгы атналык киңәшмә барышында.

Дамбаның озынлыгы 3 км, киңлеге 12-14 метр тәшкил итәчәк, хәзерге вакытта заказчы белән подрядчы арасында эшләр башкаруга контракт имзаланган, проект ТР табигатьне саклау чаралары кысаларында гамәлгә ашырылачак. Эшләрне 1 августка кадәр тәмамларга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International