29 нче мартта Зеленодольск районы территориясендә урыны белән:
- төнлә һәм иртән томан;
- көндез 15 м/с. кадәр көнчыгыш җилнең көчәйүе көтелә
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итә:
Томан вакытында:
Әгәр дә сез табигатьтә булганда, томан артуын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен тиешле саклану чараларын күрергә кирәк.
Томан барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыра. Томан вакытында машинада хәрәкәт иткәндә артык кискен хәрәкәтләр ясаудан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре алда хәрәкәт итүче транспорт белән бәйле була. Томан вакытында ераклыкны саклау мөһим — гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү урынлы була.
Кискен тормоздан сакланырга кирәк: кирәк булганда салмак кына тукталу мөһим. Тормоз педалына берничә тапкыр баскалап алу белән, сезнең артта хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал ясаган буласыз.Томан вакытында хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, саклыкны арттырырга кирәк.
Мөмкин булса, ерак юлларгы чыгудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр үтүе урынында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Юлның тайгак булуы аркасында автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына барырга. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә кирәк. Игътибарлы һәм сак булыгыз
Җил көчәя барганда:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмаска кирәк.
2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда булсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында сыенырга киңәш итәбез. Йортларның диварлары янында көчле җилдән качмаска кирәк, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары егылырга мөмкин. Бу шулай ук төзелеп бетмәгән биналарга, җәмәгать транспорты тукталышларына да кагыла.
3. Урамда реклама, юл билгеләре, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янәшәсендә автотранспортны калдырырга ярамый – җил белән бәреп төшерелгән ботак зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якынлашу куркыныч.
6. Өске кат тәрәзәләреннән пыяла төшү куркынычы булырга мөмкин, шулай ук, түбә һәм декоратив элементлар җил белән куптарылып төшү куркынычы бар. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.
7. Барлык тәрәзәләрне ныклап ябарга, җил белән тышка төшәргә мөмкин булган әйберләрне балконнан алырга.
8. Торак яки эш бүлмәләрендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Әгәр һәлакәткә очрасагыз, сез һәрчак ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә стационар һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсенең ышаныч телефоны - 8 (843) 288-46-96.