Татарстан шәһәрләрендә вакантлы эш урыннары ярминкәләре узачак

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Алар 14 һәм 15 апрельдә Бөтенроссия эшкә урнаштыру «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты” ярминкәсе кысаларында уздырыла.

Биредә дәгъвачылар республика предприятиеләре һәм оешмаларының кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очраша, хезмәт хакы дәрәҗәсе һәм социаль гарантияләр турында белә, әңгәмәләр уза алачак.

Чарага әзерлек тулы көченә бара. Ә без әлегә «Россия эше» порталында иң яхшы 5 вакансия төзедек:

 «Элекон заводы» АҖ гражданлык юнәлеше буенча инженер-конструктор таләп итә. Хезмәт хакы 150 мең сумнан башлана.

 «Рычаг» АҖ 120-180 мең сум хезмәт хакы белән конструкторлык-технология бүлеге начальнигын эзли.

 «АР СИ ЭР» ҖЧҖгә ПУ белән станокларны көйләүче кирәк. Хезмәт хакы 120-150 мең сум.

Карпов исемендәге АО химия заводы баш технологына 250 мең сум тәкъдим итәргә әзер.

 «ХимБурСервис» ҖЧҖ быраулау эремәләре буенча инженер-технолог эзли. Хезмәт хакы 165-300 мең сум.

Кызыксындымы? Яңалыкларыбызны күзәтеп торыгыз, вакыйгалар турында хәбәрдар булыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International