Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшь ярдәмчесе вазыйфасына конкурсның заявка кампаниясе ачылды

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Конкурс яшьләр арасында һәм «Интернет» челтәрендә терроризм идеологиясенә каршы торуны камилләштерүгә, экстремистик күренешләрне профилактикалау өлкәсендә лидерлар командасын формалаштыруга юнәлдерелгән. Конкурста җиңүчеләргә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе статусы беркетеләчәк.

Конкурсның заявка кампаниясе 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Татарстан яшьләре өчен 2023 елның 5 апреленә кадәр дәвам итәчәк.  Катнашу өчен https://atmrt.ru/youngassistant. сайтта гариза бирергә кирәк:

Конкурс биш этаптан тора:

- 1 этап - гариза бирү кампаниясе;

- 2 этап-сайлап алу этабы;

 3 этап конкурс этабы;

 4 этап белем бирү (үсеш) этабы;

 5 этап бүләкләү тантанасы.

Сайлап алу этабы 2023 нче елның 6 һәм 7 апрелендә узачак һәм конкурсантларны сайлап алуның түбәндәге процедураларын үз эченә ала: экспертлар белән әңгәмә; тестлаштыру.

Конкурс этабы түбәндәге конкурс процедураларыннан тора: Аналитика, Кейс-интервью һәм Эссе.

Үсеш этабы үз эченә гомуми һәм махсуслаштырылган укыту программасын ала һәм конкурс этабын узу нәтиҗәләре буенча узачак. Гомуми укыту программасы кысаларында социаль проектлаштыру, команда белән идарә итү, эшлекле документлар әйләнеше буенча интенсивлар, халыкара куркынычсызлык һәм социаль проектлаштыру өлкәсендә республика лидерлары һәм Татарстанның югары дәрәҗәле затлары белән мотивацион очрашулар узачак.

Конкурсантларның махсус үсеш программасы ике юнәлеш буенча узачак:

- терроризм идеологиясен профилактикалау юнәлеше киләчәктә яшьләр арасында эшчәнлек алып баруны күздә тота-хокукый грамоталылыкны арттыру буенча эш, дөньяга карашка каршы тору өлкәсендә компетенцияләрне үстерү буенча эш, яшьләр арасында проектлар эшләү һәм гамәлгә ашыру;

 терроризм идеологиясен профилактикалау юнәлеше алга таба Интернет челтәрендә эшчәнлекне гамәлгә ашыруны деструктив контентны мониторинглауны һәм ачыклауны, контрконтент булдыруны һәм медиапроектларны гамәлгә ашыруны күздә тота.

Конкурс нәтиҗәләре буенча проект командалары формалаштырылачак, алар киләчәктә үз проектларын гамәлгә ашырачак һәм профилактик чаралар үткәрәчәк, шулай ук биремнәрне дистанцион рәвештә үтәячәк һәм Татарстан иҗтимагый оешмаларының проект эшенә кертеләчәк.

Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчеләре булалар һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләреннән өстәмә белем бирү блогын узу мөмкинлеге алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International