Михаил Афанасьев эш визиты белән ҖЧҖ “КСМ” компаниясендә булды

2023 елның 1 апреле, шимбә

“КСМ" компаниясе «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ишегалды территорияләрен төзекләндерү һәм юллар төзү белән шөгыльләнә.

Бүген икеайлык кысаларында компания хезмәткәрләре зур өмә оештырдылар һәм бөтен территорияне, шул исәптән яр буе зонасын тәртипкә китерделәр.

Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев хезмәткәрләр белән аралашты, эшләрнең масштабын бәяләде һәм предприятиене үстерү планнары, ягъни штатны арттыру һәм җитештерү базасын киңәйтү турында фикер алышты.

- Компаниянең перспективалары бик яхшы, кирәкле ярдәм күрсәтәчәкбез. Хезмәткәрләрнең территория турында кайгыртуы һәм аны тәртипкә китерүе, башка предприятиеләр өчен яхшы үрнәк булып тора, - дип билгеләп үтте муниципалитет башлыгы.

ҖЧҖ «КСМ» Зеленодольск районы территориясендә 2020 елдан бирле эшли. Эшләү дәверендә 151 ишегалды төзекләндерелгән һәм 70 мең кв.метр юл капиталь ремонтланган. Бүген оешма штатында 76 кеше һәм 45 берәмлек махсус техника бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International