Татарстан Росреестрында быел беренче Иҗтимагый совет утырышы узды.
Агымдагы елның мөһим вакыйгасы булып барлык төбәкләрдә «Роскадастр» иҗтимагый-хокукый компаниясен булдыру тора. Яңа ведомствоның вәкаләтләре утырышның төп темасы булды.
Роскадстраның Татарстан Республикасы буенча филиалы директоры Артем Костин очрашуда катнашучыларга эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләде, шулардан бүгенге көнгә берничә төп вәкаләт бүлеп бирде:
-архивларны цифрлаштыру;
- ЕГРНннан мәгълүмат бирү;
- реестр хаталарын төзәтү;
җир төзелеше нәтиҗәсендә алынган мәгълүматлардан дәүләт фондын алып бару, шул исәптән ГФДЗ мәгълүматларын бирү.
Шулай ук Артем Костин үзенең чыгышында Федераль кадастр палатасын, геодезия үзәген, картографияне һәм пространство мәгълүматлары инфраструктурасын кушу һәм Ростехинвентаризацияләү юлы белән Роскадастрны үзгәртеп коруның мөҺимлеген ассызыклады:
Берләшүгә кадәр Росреестр карамагындагы оешмалар, алар да бер-берсе белән бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнсәләр дә, таркау һәм авыр структура булып торалар, шуңа күрә иҗтимагый-хокукый компания булдыру барлык үзара бәйле процесслар бердәм концепциягә китерелсен өчен бу оешмаларны берләштерергә тиеш. Бүген Роскадастр беренчел мәгълүмат чыганагы булып тора.
Шул ук вакытта 2023 ел башыннан филиал түләүле нигездә күрсәтелә торган хезмәтләр спектрын шактый киңәйткән. Хәзерге вакытта компания кадастр эшләренең барлык төрләрен башкара, геодезия һәм бәяләү эшчәнлеге белән шөгыльләнә, документларны күчмә кабул итү һәм курьерлык белән китерү үткәрә, шулай ук үзгәртеп планлаштыруларны проектлау һәм законлаштыру белән шөгыльләнә.
Шулай ук очрашуда катнашучыларга агымдагы елда зур Росреестр командасы өчен системаны гражданнар, бизнес һәм дәүләт мәнфәгатьләрендә камилләштерү өстенлекле юнәлеш булачак дип сөйләделәр. Моның өчен ведомствоның цифрлы трансформациясе кысаларында чараларны гамәлгә ашыру буенча эш дәвам итәчәк.
Үз чиратында, Росреестр һәм Роскадастрның электрон хезмәтләр өлешен үстерү һәм арттыру, яңа сервисларны камилләштерү һәм булдыру өстендә өзлексез эшләвен исәпкә алып, Татарстан Росреестры каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, "Иннополис "МИЗ" АҖ генераль директоры Ренат Хәлимов килеп туган технологик характердагы мәсьәләләрне хәл итү өчен һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдерде.
Утырыш ахырында аның катнашучылары эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар һәм 2023 елга Иҗтимагый совет эшенең төп чаралары планын расладылар. Алар арасында Росреестр мәсьәләләре буенча күп функцияле үзәкләр белән үзара хезмәттәшлекне оештыру; милли киңлек мәгълүматлары системасы федераль проектын гамәлгә ашыруда катнашу һәм башкалар