Зеленодольск шәһәренең 1 нче лицеенда “Гаилә тарихы аша ил тарихы” дигән Республика фәнни-гамәли конференция үткәрелде

2023 елның 7 апреле, җомга

Чарада РФ Федераль Җыенының сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Альбатрос» корабының баш конструкторы Юрий Алексеевич Никольскийның оныгы Жанна Никольская һәм башкалар катнашты.

Сайлап алу туры узды һәм конференциягә Татарстанның һәм Марий Эл Республикасының 12 районыннан гомуми белем бирү оешмаларының укучылары һәм педагогик хезмәткәрләре чакырылды.

Конференция 4 секция буенча узды:

"Россия тарихы: бөек язмыш»;

"Казан крае тарихы-Россия тарихының бер өлеше буларак»;

"Вакытлар бәйләнеше-Буыннар бәйләнеше";

"Мәгариф процессында тарих: милли традицияләр һәм инновацияләр»

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International