Обсерватория мәктәбе укучылары үзләренең тикшеренү эшләрен «Космик киләчәк», «Беренче космонавтлар», «Космос нәрсә ул?” “Экзопланеталар” темаларына тәкъдим иттеләр.
Программа ахырында «Астрогеознание» ассоциациясе оештырган балалар рәсеме конкурсына йомгак ясалды.
Конкурска Октябрьский бистәсендә яшәүче яшьләрнең 80 нән артык иҗади эше тәкъдим ителгән иде. Рәссамнарның иң яхшы эшләре мәдәният йорты фойесында күргәзмәдә урнаштырылган.