Вебинар кысаларында эшкуарларга объектларны ачу мәсьәләсе буенча маркетплейс белән үзара эш итү модельләре турында сөйләячәкләр, ачу чыгымнарын оптимальләштерү буенча киңәшләр бирәчәкләр, шулай ук Яндекс Маркет ягыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирәчәкләр.
Вебинар 2023 елның 13 апрелендә 10.30 сәгатьтә узачак. Катнашу өчен https://ano-cet.timepad.ru/event/2384798/сылтамасы буенча теркәлү үтәргә кирәк.
Вебинарга тоташу өчен сылтама теркәлү вакытында күрсәтелгән электрон почтага җибәреләчәк, шулай ук чара башланганчы бер сәгать алдан «Деловорот» телеграм-каналында урнаштырылачак.