Иртәгә, 13 апрельдә, бөтен ил буенча Росреестр күчемсез милек объектларын дәүләт кадастр исәп-хисабы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрәчәк.
Татарстан Республикасы да акциягә кушыла, татарстанлылар 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бушлай эксперт консультациясе ала ала.
Шалтыратулар 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.
Кайнар линиягә шалтыратып, сез белә аласыз:
- Нинди объектлар кадастр исәбенә алынырга тиеш?
- Җир кишәрлеген, торак яки бакча йортын кадастр исәбенә ничек куярга яки, киресенчә, аннан ничек төшерергә?
- Моның өчен нинди документлар кирәк һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә?
- Җир кишәрлекләрен ничек бүләргә яки берләштерергә?
-Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында реестр яки техник хаталарны ничек төзәтергә һ. б.
Бу һәм башка сорауларга Татарстан Росреестры һәм Роскадастрның Татарстан Республикасы буенча филиалы экспертлары җавап бирәчәк.
Кайнар линия белгечләре консультацияләрен физик һәм юридик затлар, шулай ук бизнес вәкилләре ала ала.